Җырла әле кыз бала
Асия Юнысова шигыре, Тәслимә Низами көе
Сезнең алда бүген мин җырладын
Җыр куенында үскән моң-бала.
Сөенечләр җыйдым йөрәгемә
Бүләк булып сезгә моң кала.
Кушымта:
Тормыш яме матурлыгы
Җаннан чыккан моңда ла.
Җырлар күңелен тарата,
Әй, кыз-бала, кыз-бала.
Минем җырлар бәлки сагышлыдыр,
Аерылу барга сагыш бар.
Яратуның сагышы да татлы
Сагындырыр сезнең алкышлар.
Кушымта: шул ук.
Мәңге картаюны белми диләр,
Чөнки җырлап яши кыз-бала.
Кайгыларда, ялгыз чагында да
Җыры юлдаш, шатлык шул аңа.
Кушымта: шул ук.
Тәслимә Низами еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1