Туй күлмәге ак ефәктән,
Кызлар — гүя аккошлар.
Аклык бит ул, сафлык бит ул,
Яусын, әйдә, алкышлар!
Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек.
Туй күлмәге бер көнлекме? —
Туй күлмәге гомерлек!
Ак күлмәкләр, ак теләкләр
Туйда гомер-гомердән.
Туй күлмәге кигән кызның
Урыны була гел түрдән.
Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек.
Туй күлмәге бер көнлекме? —
Туй күлмәге гомерлек!
Бәхет бит ул, шатлык бит ул,
Туй күлмәге киюе. —
Иркәм, — диеп, — ярым, — диеп,
Онытылып сөюе.
+ еще тексты
Другие названия этого текста
- Винера Ганиева - Туй кулмэге (минус) (0)
- Оксана Ильюп(Аксэнэ) - Туй кулмэге (0)
- Венера Ганиева - Туй кулмэге супер MIX (минус) (0)
- Туй кулмэге - татарская (0)
- + - ТУЙ КУЛМЭГЕ (0)
- Венера Ганиева - Туй күлмәге /минус/ (0)
- Баян - Туй кулмэге(минус) (0)
- Эдуард Яхин - Туй кулмэге (минус) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1