Дуслык көче
Артур Туктаголов көе Харис Сәгыйтов сүзләре
Бер дускаем Оренбурдан,
Икенчесе Казаннан,
Ә мин үзем Уфалардан,
Без дусларбыз кайчаннан.
Ныклы дуслык, рухи байлык,
Безнең йөрәк түрендә.
Өфе, Казан һәм Ырынбур,
Кан кәрдәшләр гомергә.
Менә шундый дуслар барда
Мин югалмам иншалла.
Зинһар шушы дусларыма
Мәрхәмәтле бул Алла.
Дала киңлекләренә тиң
Дусларымның күңеле,
Киләчәге аларның киң,
Безгә бергә күңелле.
Очрашканда моң түгелә
Гармун, баян теленнән.
Җырыбыз бер, моңыбыз бер,
Бер нәрсә юк бүлергә.
Менә шундый дуслар барда
Мин югалмам иншалла.
Зинһар шушы дусларыма
Мәрхәмәтле бул Алла.
Җырлашып туя алмыйбыз,
Сөйләшеп сүзләр бетми.
Очрашик гел еш дускайлар,
Гомер дигәнен көтмик.
Ныклы дуслык, рухи байлык,
Безнең йөрәк түрендә.
Уфа, Казан һәм Оренбур,
Кан кәрдәшләр гомергә.
Менә шундый дуслар барда
Мин югалмам иншалла.
Зинһар шушы дусларыма
Мәрхәмәтле бул Алла.
Туктагулов Артур(Артур Туктаголов көе, Харис Сәгыйтов сүзләре) еще тексты
Другие названия этого текста
- Туктагулов Артур(Артур Туктаголов көе, Харис Сәгыйтов сүзләре) - Дуслык коче (0)
- Туктагулов Артур - Дуслык коче (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1