1.Алмагачның агачыннан
Кашык юндым мин сиңа.
Уналтыда-унҗидедә
Гашыйк булдым мин сиңа.
Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый-сайрый, сайрый-сайрый
Сагындыра башлады.
2.Алма бореле, алма бореле,
Алма чэчэге торле.
Башкаларга куз дэ салмыйм
Сине кургэннэн бирле.
Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый-сайрый, сайрый-сайрый
Сагындыра башлады.
3.Алма бакчасына керсәм-
Бадьян түтәлләре.
Ал булса да, гөл булса да
Кирәкми бүтәннәре.
Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый-сайрый, сайрый-сайрый
Сагындыра башлады.
4.Алма бакчасында үзем,
Гөл бакчасында күзем
Язып түгел сөйләшеп тә
Бетәрлек түгел сүзем.
Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый-сайрый, сайрый-сайрый
Сагындыра башлады.
Т.Хасенов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2