Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Тэслимэ Низами - Дэулэки | Текст песни

Дәүләки авылы җыры.
(Тәслимә Низами шигыре һәм көе)

Шаулый шомырт урманнары
Бары тик Дәүләкидә.
Урамнарда – азан моңы,
Иман нуры – һәр өйдә.

Кушымта:
Дәүләки тугайларында
Калды яшьлек эзләре.
Йөгереп кайттым Сабантуйга
Бик сагындым – түзмәдем.

Йөрәккәем ярсып яна,
Сизеп гомер үткәнне.
Кыз тавына карап багам
Алда ниләр көткәнне.

Бола, Чирмешәннең гашыйк
Дулкыннары Зөядә.
Ике елга кавышкан бит,
Кавышмасак, сөймә дә.

Сабантуйда яшьлек үзе
Кайтыр су буйларына.
Дөрләтик сөю учагын,
Ялкын сал кулларыма.

Тэслимэ Низами еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-