1)Хәтерләрне кабат яңарталар,
Кыңгырауның моңлы чыңнары.
Үзәкләрне өзеп искә төшә,
Кабатланмас мәктәп еллары.
Кушымта:
Укытучы апам сез изге җан,
Гомер буе сезгә, сезгә табындым.
Классташлар, кадерле дусларым,
Бик сагындым сезне сагындым.
2) Дога итеп күңелемдә йөртәм,
Укытучым әйткән сүзләрне.
Туры юлдан барам абынмыйча,
Югалтмыйча аның эзләрен.
Кушымта шул ук:
3) Кем сагынмас, кем онытыр икән,
Канат биргән туган төбәген.
Яшәү көчен, илһам чыганагын,
Таянычы- туган мәктәбен.
Кушымта шул ук:
Укытучы апам еще тексты
Другие названия этого текста
- Укытучы апам сез изге жан - "Татар баласы- Алла сакласын" группасы кызларны 8 март бн котлый, бэхетле булыгыз:* Кайгы кермэсен гаилэгезгэ..*) (0)
- Укытучы апам - Минус (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3