Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең.
Кызганмыйча күңелем чыдый алмый,
Бигрәк моңлы карый күзләрең.
Атылган — кош, адаштырган эттәй,
Үткәннәргә мәэюс карыйсың;
Күрәм, ике иренең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсың?
Сизмисең бит син дә синең яннан
Нечкә күңел шагыйрь узганын.
Синең болай мескенләнгән хәлең
Аның күңелен ничек өзгәнен.
УФА ЕГЕТЛӘРЕ еще тексты
Другие названия этого текста
- Илhам Шакиров - Зилэйлук (1)
- УФА ЕГЕТЛӘРЕ - Зиләйлүк (тхҗ) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3