Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фаиль Фасхетдинов - 1. Сиңа бүләк итеп, Йөрәгемне бирәм. Сиңа мин елмаям, Яратам һәм көләм. Тирә-як... | Текст песни

1. Сиңа бүләк итеп,
Йөрәгемне бирәм.
Сиңа мин елмаям,
Яратам һәм көләм.
Тирә-як ап-ак кар
Бөтен җир җемелди
Сиңа булган хисем
Йөрәкне җәберли.

Куш-та.
Гашыйклар көне диеп
Йөрәкләр өзелә
Синең назлы куллар
Битемә үрелә
Син тормыш чәчәге
Син минем хәзинәм
Беркайчан да сине
Бүтәннәргә бирмәм.

2. Гашыйклар язмышы
Языла күкләрдә
Сиңа булган хисләр
Мәңгегә мәңгегә
Синең сихри караш
Минем күзләремдә
Тирә-як соклансын
Безнең бәхеткә.

3.Яратам сине дип
Ышанып мин әйтәм
Җылы яз кояшын
Сиңа бүләк итәм.
Кышның ак карлары
Барысы да сиңа
Бергәләп яныйк без
Мәхәббәт утында.

Фаиль Фасхетдинов еще тексты


Другие названия этого текста
  • Фаиль Фасхетдинов - 1. Сиңа бүләк итеп, Йөрәгемне бирәм. Сиңа мин елмаям, Яратам һәм көләм. Тирә-як... (0)
  • Фэиль Фэсхетдинов - Син минем хэзинэм (0)
  • Фаиль Фасхетдинов - 1. Сиңа бүләк итеп, Йөрәгемне бирәм. Сиңа мин елмаям, Яратам һәм көләм. Тирә-як ап-ак кар Бөтен җир җемелди Сиңа булган хисем Й (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1