Парлы булсын чиләкләрең,
Көянтә бүләк итәм.
Синең белән, таңнан торып,
Чишмә буена китәм.
Эх, көянтә-чиләгең лә,
Бигрәк матур гөлләрең.
Сулар чайпалып китә,
Йөрәкләрне җилкетә.
Чиләк-көянтә аласың,
Көн дә суга барасың.
Кемнәр өчен өзеләсең,
Кемнәр өчен янасың?
Эх, көянтә-чиләгең лә,
Бигрәк матур гөлләрең.
Сулар чайпалып китә,
Йөрәкләрне җилкетә.
Көмеш сулы чиләгеңдә
Кояш нурлары йөзә.
Елмаеп бер карар әле -
Шулай күңелем сизә.
Эх, көянтә-чиләгең лә,
Бигрәк матур гөлләрең.
Сулар чайпалып китә,
Йөрәкләрне җилкетә.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1