Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Файзуллина Фарида - Торналар моны | Текст песни

Торналар моңы
Фәридә Фәйзуллина көе Нур Әхмәдиев сүзләре

Язларын башка утта янганмын,
Торналар килгән- күрми калганмын.
Хәзер инде көз- китүләредер,
Бу турдан соңгы үтүләредер.

"Торрыйк!"-дияләр,үзләре китә,
Яшәү хакына авыр юл үтә.
Нигә китәләр,бәхет бу җирдә
Барыбызга да югыйсә җитә.

Торналар киткән якларга карыйм
Куерган кебек һаман да томан.
Торна тавышы - нинди моң сыйган.
Елап кычкыра,көлә дә сыман.

Хушлашу авыр дусларым белән
Китәселәре килми бит,беләм.
Торналар түгел,елап һәм көлеп,
Минем яшьлегем китәдер кебек.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-