Чәчләремә карлар яуды,
Карлар яуды, эреми.
Мин йөрегән сукмаклардан
Хәзер иркәм йөреми.
Карлар ява , карлар ява ,
Янган йөрәк сүнәме?
Гомерең буе берне сөйгәч,
Башкаларга күнәме?!
Чәчләреме күптән инде
Каплады яуган карлар .
Яшьлек үтте,онытыламы
Яшьлектә сөйгән ярлар?
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1