Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

фания фархи - упкелэсэн эйдэ упкелэ | Текст песни

Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар,
Күңелләргә кергән көз моңы.
Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар,
Дөнья мәшәкате өй тулы.

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә.
Тик кайгылар белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.

"Алда әле безнең сөю таңы", — диеп,
Өметләндермәче, гүзәлем.
Нигә кирәк инде, соңлап килгән бәхет.
Түзә алмас кебек йөрәгем.

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә,
Тик кайгылар, белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.

Якты йолдыз булып, соңлап кына балкып,
Ул сөюем сүнде, атылды.
Өзгәләнә үзәк, тик бер генә теләк:
"Йә, ходаем, бирче сабырлык".

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә,
Тик кайгылар белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.


Другие названия этого текста
  • Фарид Гумеров - Упкэлэсэн эйдэ упкэлэ (0)
  • фания фархи - упкелэсэн эйдэ упкелэ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-