Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ФАРИД МИФТАХОВ - "ГОМЕР КӨЗЕМ" Галия Сафиуллина сүз.Фарид Мифтахов көе. | Текст песни

Галия Сафиуллина сүз. Фарид Мифтахов көе.

Гомер көзем шакый тәрәзәмне
Моңсулатып күңел кылларын
Сабыр гына ачтым тәрәзәмне
Көйли көйли моңлы җырларым

КУШ:
Яшьлегемнең җылы кояш нуры
Назын бөрки көзге салкынга
Йолдыз яуган төсле көзге яңгыр
Куңел хаман язга ашкына.

Гомер уза икән, сизелмичә
Әйтерсең лә аккан агымсу
Яфракларын койган агач сыман
Бераз моңсу, бераз ямансу.

КУШ:
Яшьлегемнең җылы кояш нуры
Назын бөрки көзге салкынга
Йолдыз яуган төсле көзге яңгыр
Куңел хаман язга ашкына.

Гомер көзем шакый тәрәзәмне
Шактый матур узган гомерем
Алтын төсе,бик бай җимешләре
Яшим хәзер белеп кадерен.

КУШ:
Яшьлегемнең җылы кояш нуры
Назын бөрки көзге салкынга
Йолдыз яуган төсле көзге яңгыр
Куңел хаман язга ашкына.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-