Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фарид Мифтахов - Минем өчен бары көчлелек | Текст песни

КӨЧЛЕЛЕК

Фарид Мифтахов көе Гульнур Айзат сүзләре

1. Тормыш тез астыма суккан чакта,
Аягымда торып басып калам.
Авырлыкны җиңеп чыгар өчен
Куәт –көчне бирә миңа Аллам!

Кушымта:
Минем өчен түгел җиңелүләр,
Минем өчен түгел мескенлек!
Минем өчен түгел баш июләр,
Минем өчен- бары көчлелек!

2. Гомер буе уздым сынауларны
Югалтмыйча башны , иманны.
Күралмассыз минем тезләнгәнне,
Күралмассыз ялгыз булганны!

Кушымта:
Минем өчен түгел җиңелүләр,
Минем өчен түгел мескенлек!
Минем өчен түгел баш июләр,
Минем өчен бары көчлелек!

3. Югалтулар аша килдем тормыш
Ирешелгән данга,исемгә.
Бер Ходаем куя сынауларын
Үзе сөйгән тырыш кешегә.

Кушымта:
Минем өчен түгел җиңелүләр,
Минем өчен түгел мескенлек!
Минем өчен түгел баш июләр,
Минем өчен бары көчлелек!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-