Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фарида - Алсу - Зинһар өчен кермә төшләремә | Текст песни

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Мин бит сине күптән оныттым,
Җәй җилләре күптән агарттылар,
Тараттылар сагыш болытын.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Уянам да никтер боегам.
Әйтерсең лә, су алмакчы булам
Күптән кипкән сусыз коедан.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Таң атуга төшләр өзелә.
Көннәремне, елларымны алдың,
Төннәремне калдыр үземә.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Үртәмәче, көлмә ерактан.
Сине түгел, мин бит яшьлегемне
Шулай сагынам, шулай яратам.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Минем хәлгә кемнәр төшенә? —
Сөям хәзер бары хыялымда,
Яшим хәзер бары төшемдә.


Другие названия этого текста
  • Фарида - Алсу - Зинһар өчен кермә төшләремә (0)
  • Фәридә - Алсу - Зинhар өчен кермә төшләремә (0)
  • М. Искужина - Зинһар өсөн кермә төштәремә (0)
  • Фарида - Алсу - Зинхар очен кермэ тошлэремэ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-