Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фарида - Жыр булып узасын | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Җыр булып узасың...
Фәридә Фәйзуллина көе Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре

Йөрәгең җыр белән тулганга,
Синең дә күңелең моңлана.
Син җырлап узганда таңнарда
Аккошлар нәкъ шулай назлана.

Гөлләрдәй үрелеп күңелгә,
Җыр булып узасың син генә!
Җаннарны юаткан, җырлаткан
Бары тик син генә, син генә!

Тик синең җырларда – аккошлар
Парлашып канатын кагына.
Тик синең җырларда – күңелләр
Кемнедер өзелеп сагына.

Гөлләрдәй үрелеп күңелгә,
Җыр булып узасың син генә!
Җаннарны юаткан, җырлаткан
Бары тик син генә, син генә!

Синдәдер – аккошлар йөрәге,
Туган як таңнары, күлләре.
Җыр белән һәркемне яулыйсың,
Яшьләнә һәркемнең күзләре.

Гөлләрдәй үрелеп күңелгә,
Җыр булып узасың син генә!
Җаннарны юаткан, җырлаткан
Бары тик син генә, син генә!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Фарида Файзуллина Ж,ыр булып узасын, HD Фарида Файзуллина Ж,ыр булып узасын, HD
    Описание. Песню "Жыр булып узасын" (" Ты проходишь, словно песня") Фарида написала на слова Хайдара Ахметшина. Звучит ...