Без – әтинең биш баласы.Биш баласы - без, биш бармак.Язмыш җилләре кагылмас,Биш туган гел бергә булсак.
Зиһай ятлар туган түгел.Үз туганыңның кадерен бел!Үлгәненең каберен бел,Исәненең кадерен бел!!!
Тормыш күп чак мәрхәмәтсез:Сөйгән ташлый да, дус сата.Туган туган булып кала,Җан тартмаса да, кан тарта .
Зиһай ятлар туган түгел.Үз туганыңның кадерен бел!Үлгәненең каберен бел,Исәненең кадерен бел!!
Беребез дә мәңге түгел,Бу дөньяда кунак кына.Бер-беребезгә терәк булыпЯшик гөрләп, җырлап кына.
Зиһай ятлар туган түгел.Үз туганыңның кадерен бел!Үлгәненең каберен бел,Исәненең кадерен бел!!Бу тормышка бер килгәнбез,Гомер кыска, гомерләр бер!
Фарида Тимербаева еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1