Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фарухшин Газинур - Тулпар атлар | Текст песни

Тулпар атлар чаба
Рәис Нәгыймов көе Марсель Гыймазетдинов сүзләре

Атлар чаба, тулпар атлар чаба,
Ут-очкыннар оча тояктан.
Шул атларда сиңа илтер өчен
Сәлам язам туган яклардан.

Сәламнәрем, бәлки, барып җитәр
Бөдрә яллы тулпар атларда.
Шул атларда хәбәрләрең кайтыр,
Сагындырып, туган якларга.

Тулпар атлар канатланганмыни —
Очып бара сезнең якларга.
Сәлам нәрсә, сөюләрең белән
Син үзең кайт тулпар атларда.

Фарухшин Газинур еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-