Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фархетдинова Зайнап - Суга гына киткан ни бары | Текст песни

Бала чакта, суга барам диеп,
Ташлап китә идең, әнием.
Күзкәйләрен тәрәзләрдән алмый
Көтә иде сине нәниең.

Кайда икән әнкәй, кайда икән,
Чишмәләрдән китмәс ул ары.
Юк, үлмәгән әнкәй, югалмаган,
Суга гына киткән нибары.

Юл буенда үскән чәчәкләрдән
Кайда әни, диеп сорыймын.
Ак чәчәкләр миңа җавап бирә:
«Соңлагандыр бераз, мөгаен».

Кайда икән әнкәй, кайда икән,
Чишмәләрдән китмәс ул ары.
Юк, үлмәгән әнкәй, югалмаган,
Суга гына киткән нибары.

Су буенда үскән тал кызлары
Әнкәм җырын әллә көйлиләр.
Алар белә: суга диеп киткәч,
Мәңгелеккә китми әнкәйләр.

Кайда икән әнкәй, кайда икән,
Чишмәләрдән китмәс ул ары.
Юк, үлмәгән әнкәй, югалмаган,
Суга гына киткән нибары.

Другие названия этого текста
  • Зайнап Фархетдинова - Суга гына киткан ни бары (0)
  • Фархетдинова Зайнап - Суга гына киткан ни бары (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-