Гомер...Гомер аккан сулар кебек
Тормыш елгасына тоташа...
Дулкыннары язгы ташкыннардай
Кайчагында ярларыннан таша...
Урау-урау хәтер юлларыннан
Хәтирәләр чаба талпынып...
Кинәт кенә кайчак туктап кала
Бер ноктага карап, текәлеп...
Тормыш юлы...Без бары тик юлчы
Гомер буе юлда барабыз...
Үтеп барган чакта тирә-якка
Тик нигәдер сирәк багабыз...
Карашыбыз- алда...Теләгебез-
Тизрәк үтү шушы юлларны...
Ашыгабыз...Вакыт безнең белән чаба
Ашыктырып үтәр елларны..
Фархи Хания еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4