Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фидаиль Муртазин - Туган көнең белән (Феликс Мортазин сүз. Риф Әхмәтов муз.) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Туган көнең белән

Риф Әхмәтов муз. Феликс Муртазин сүз.

Кышлар үтеп китә
Җылы язлар җитә
Алыштыра төнне иртәләр
Көн саен көн туа
Гомер шулай уза
Кеше гомре бик тиз үтә лә

Куш
Туган көнең белән
Тәбрик итәм сине
Бераз моңсу,күбрәк сөенеч
Ходай тарафыннан
Шулай яратылган
Кабул итеп алыйк шул килеш

Саклыйбыз хәтердә
Авылның кичләрен
Яшлекнең онтылмас хисләрен
Күп еллар узса да
Әле генә сыман
Тәүге тапкыр сине үпкәнем

Куш
Туган көнең белән
Тәбрик итәм сине
Бераз моңсу,күбрәк сөенеч
Бездән генә тормый
Гомер уза шулай
Кабул итеп алыйк шул килеш

Безнең эзләр калган
Авыл урамнарын
Җитәкләшеп үтик тагын бер
Үпкәләмик әле
Уйлап үткәннәрне
Кире кайтмас инде ул гомер!

Куш
Ту-ган кө-нең белән
Тәбриклибез бүген
Бераз моңсу, бераз сөенеч
Бездән генә тормас
Һәркемнең үз гомре
Кабул итеп алыйк шул килеш


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-