Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фидан Гафаров (?) - Син минем сагыштарым | Текст песни

Акты ташып, акты ярсып кар сулары,
Шулдыр инде язның ташып ярсулары.
Акты безнең кар өстендә калган эзләр,
Акты елап икәү бергә салган эзләр...

Син - гомер агышларым,
Син - минем сагышларым,
Син - минем шатлык илем,
Югалту-табышларым,
Син - минем сагышларым.

Язлар килә, язлар китә, сулар ага.
Көннәр ага, айлар ага, сулар ага.
Суларның да, айларның да, елларның да
Агышыннан эзләр кала, эзләр кала.

Син - гомер агышларым,
Син - минем сагышларым,
Син - минем шатлык илем,
Югалту-табышларым,
Син - минем сагышларым.

Менә инде тагын җиргә карлар ява,
Бөтен нәрсә туңган төсле кар астында.
Сулар ага, айлар ага, еллар ага.
Сине күрим айлар, еллар карашында.

Син - гомер агышларым,
Син - минем сагышларым,
Син - минем шатлык илем,
Югалту-табышларым,
Син - минем сагышларым.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 6
Видео
Нет видео
-