Ераклардан, урта гасырлардан
Ишетелә тарих авазы:
“Иске Казан, Мулла Хаҗи рухы
Гайшәбикә, чибәр хан кызы”.
Куш.
Таң алдыннан кызлар суга төшә
Таң кояшы- көләч йөзләре
Суын эчсәң җанга рәхәт бирә
Изге Мулла-Хаҗи чишмәсе.
Ир- егетләр- батыр көрәшчеләр
Авылымның данын яклаган
Кирәк чакта кулга корал алган
Бик күпләре яудан кайтмаган!
Куш.
Таң алдыннан кызлар суга төшә
Таң кояшы- көләч йөзләре
Суын эчсәң җанга рәхәт бирә
Изге Мулла-Хаҗи чишмәсе.
Туган илнең горурлыгы булды,
Татар Әйшәсендә үскәннәр,
Казансуым, ямьле төбәгем, дип
Сагнып кайта читкә киткәннәр.
Куш.
Таң алдыннан кызлар суга төшә
Таң кояшы- көләч йөзләре
Суын эчсәң җанга рәхәт бирә
Изге Мулла-Хаҗи чишмәсе.
Фидарис һәм Рузалия Муртазиннар еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1