Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фидарис Муртазин - Горурлыгым туган илемдә(new2014)(Феликс Муртазин сүз. Риф Ахметов муз) | Текст песни

Горурлыгым туган илемдә
Феликс Мортазин сүз. Риф Әхмәтов муз.
Туган җирем, туган халкым диеп
Утлар- сулар кичкән улларың
Матурлыкны, гүзәллекне җыйган
Зифа буйлы, горур кызларың

Күп милләтләр бергә тату яши
Бергә бәйләп язмыш юлларын
Бергә- бергә гасырларга илтә
Милләт данын, туган ил данын

Куш.
Горурлыгым туган илемдә
Горурлыгым туган телемдә
Чачәк ата азат Татарстан
Россиянең иң- иң түрендә!

Җиңүләрдән җиңүләргә генә
Атлый илем һаман һаман да
Гаделсезлек булмас җир шарында
Минем туган илем булганда

Куш.
Горурлыгым туган илемдә
Горурлыгым туган телемдә
Чачәк ата азат Татарстан
Россиянең иң- иң түрендә!

Горурлыгым туган илемдә
Горурлыгым татар теледә
Чачәк ата азат Татарстан
Россиянең иң- иң түрендә!


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-