Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фидарис Муртазин - Кайттым әткәй үткәннәргә (new 2014) Феликс Муртазин сүз. Альфред Якшимбетов муз. | Текст песни

Ә мин кайттым әткәй, үткәннәргә

Альфред Якшимбетов муз. Феликс Муртазин сүз.

Рәхмәт әйтәм һәрчак әткәй сиңа

Ураганда тормыш сукмагын

Әнкәй белән иңне иңгә куеп

Тәгәрәтәсез сез җир шарын!

Куш.

Шаян сүзләр балдай телләреңдә

Шаян очкын балкый күзеңдә

Җыерчыклар белән язылгандыр

Гомер юлың нурлы йөзеңдә

Көмеш булып кунган чәчләренә

Әткәемнең узган еллары

Маяк булыр әткәй киңәшләрең

Узар өчен гомер юлларым

Куш.

Шаян сүзләр балдай телләреңдә

Шаян очкын балкый күзеңдә

Җыерчыклар белән язылгандыр

Гомер юлың нурлы йөзеңдә

Кире кайтып булмый дисәләр дә

Хисләремдә кайтам үткәнгә

Ходай биргән гомерләрне әткәм

Язсын тигезлектә үтәргә

Куш.

Шаян сүзләр балдай телләреңдә

Шаян очкын балкый күзеңдә

Җыерчыклар белән язылгандыр

Гомер юлың нурлы йөзеңдә

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-