Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фидарис Муртазин - Әткәм- әнкәемнең сүзләре(new2014) Феликс Муртазин суз. Альфред Якшимбетов муз. | Текст песни

Әткәм- Әнкәемнең сүзләре

Феликс Муртазин сүз. А. Якшимбетов муз

Дөнья мәшәкате ерагайта

Кеше белән кеше арасын!

Кеше белән кеше арасына

Ничек итеп юллар саласы?

Куш.

Күңелемә уеп язар идем

Әткәм- әнкәемнең сүзләрен

Тагын бер кат башым ияр идем

Сезнең каршыгызга тезләнеп!

Кемдер китә, кемдер килә җиргә

Дөнья көтә адәм баласы!

Бер бербезгә мәрхәмәтле булыйк

Бездән дә бит дөнья каласы!

Куш.

Күңелемә уеп язар идем

Әткәм- әнкәемнең сүзләрен

Тагын бер кат башым ияр идем

Сезнең каршыгызга тезләнеп!

Барыр юллар нурлы булсын диеп

Якты булсын диеп киләчәк

Туган нигез, әткәм- әнкәм рухы

Яшәр өчен өмет бирәчәк

Куш.

Күңелемә уеп язар идем

Әткәм- әнкәемнең сүзләрен

Тагын бер кат башым ияр идем

Сезнең каршыгызга тезләнеп!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-