Туган бусагадан башлана
Феликс Муртазин сүз. Альфред Якшимбетов муз.
Җирдә кеше бик күп юллар уза
Диңгез кичә, утка ташлана,
Тик онытмыйк шул юлларның башы
Туган бусагадан башлана!
Куш.
Әллә ага язгы кар сулары,
Әллә инде чишмә тавышы,
Әллә инде йөрәк ярсулары,
Әллә инде гомер агышы!
Җирдә кеше һәрчак бәхет эзли
Тапса сабыйлардай шатлана
Тик онытмыйк шул бәхетнең башы
Туган бусагадан башлана!
Куш.
Әллә инде язгы кар сулары,
Әллә инде чишмә тавышы,
Әллә инде йөрәк ярсулары,
Әллә инде гомер агышы!
Җирдә кеше күпме эз калдыра
Хезмәтенә күрә дан ала!
Тик онытмыйк данлы гомер юлы
Туган бусагадан башлана!
Куш.
Әллә инде язгы кар сулары,
Әллә инде чишмә тавышы,
Әллә инде йөрәк ярсулары,
Әллә инде гомер агышы!
Фидарис Муртазин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1