Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фидәрис Мортазин - Нигә көтмәдең? | Текст песни

Нигә көтмәдең
(Бу җыр Биектау районы Татар Әйшәсе авылында туып үскән Ришат Нургалиевның соравы буенча, Ришатның әнисе Нәзирәнең якты истәлегенә багышлап язылды)

Феликс Мортазин сүз.
Альфред Якшимбетов муз

Озатканда суздың кулларыңны
“Исән йөреп сау кайт балам!”- дип
Кем уйлаган, шушы саубуллашу
Соңгы саубуллашу булыр дип
Куш.
Әллә ничә еллар үтсәләр дә
Өзгәләнә, әрни йөрәгем
“Исән йөреп сау кайт балам!”- дидең
Нигә әнием үзең көтмәдең!?

Юлдаш булды әнкәй догаларың
Ураганда Афган җирләрен
Тәрәзәгә шакып күзгә карый
Сине сорап нәни песнәгең
Куш.
Әллә ничә еллар үтсәләр дә
Өзгәләнә, әрни йөрәгем
“Исән йөреп сау кайт балам!”- дидең
Нигә әнием үзең көтмәдең!?

Еллар узды, тормыш башка инде
Гаиләм бар- минем терәгем
Оныкларың үсеп буйга җитте
Кызганыч тик, әнкәй, күрмәдең
Куш.
Әллә ничә еллар үтсәләр дә
Өзгәләнә, әрни йөрәгем
“Исән йөреп сау кайт балам!”- дидең
Нигә әнием үзең көтмәдең!?


Другие названия этого текста
  • Фидарис Муртазин - Нигә көтмәдең(New2014) А.Якшимбетов муз. Ф.Муртазин сүз. (Бу җыр Биектау районы Татар Әйшәсе авылында туып үскән Ришат Нургалиевның әнисенә багышлап язылды) (1)
  • Фидарис Муртазин - Нигэ котмэден (1)
  • Фидарис Муртазин - Нигә көтмәдең(New2014) А.Якшимбетов муз. Ф.Муртазин сүз. (Бу җыр Биектау районы Татар Әйшәсе авылында туып үскән... (0)
  • Фидарис Муртазин - Нигә көтмәдең(New 2014) Альфред Якшимбетов муз. Феликс Муртазин сүз. (0)
  • Фидәрис Мортазин - Нигә көтмәдең? (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-