Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Филүс Каһиров - Күңелем җырдан тора | Текст песни

Хисләрең хай кайнар дисең,
Җаным гел уттан тора.
Янып-көеп яшәвемне
Таңдагы чыктан сора.

Минем хәлемне күлләрдән,
Урманнан, кырдан сора.
Йөрәгем тоташ сөюдән,
Күңелем җырдан тора.

Карашларың яшьле дисең,
Җаным гел судан тора.
Яшенле яңгыр шикелле
Бер явар сыман тора.

Минем хәлемне күлләрдән,
Урманнан, кырдан сора.
Йөрәгем тоташ сөюдән,
Күңелем җырдан тора.

Күңелең сагышлы дисең,
Җаным гел моңнан тора.
Минем хәлемне кояшлы
Яңгырлы таңнан сора.

Минем хәлемне күлләрдән,
Урманнан, кырдан сора.
Йөрәгем тоташ сөюдән,
Күңелем җырдан тора.

Йөрәгем тоташ сөюдән,
Күңелем җырдан тора.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-