Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Филюс Кагиров - Имәннәр шаулый | Текст песни

Тормыш кочагында,
Икәү яшь чагында,
Бер-беребезне өзелеп сөйгәндә.

Алтын көз көнендә,
Басу киңлегендә
Утырттык без япь-яшь имәннәр.

Безнең гомер белән
Ярышып үсә имән,
Ямь-яшеллек каплый җирләрне.

Без утырткан өчен
Биреп яшьлек көчен
Җиңәр алар хәтәр җилләрне.

Ярсу еллар үтәр,
Якты язлар җитәр,
Шул яланга икәү килербез.

Гомер матур үтә,
Урман шаулап үсә
Яшьлек дәвам итә диярбез.

Другие названия этого текста
  • И.Шакиров (Т.Шәрипов көе, Г.Рамазанов сүз.) - Имәннәр шаулый (0)
  • Филюс Кагиров - Имәннәр шаулый (0)
  • Эльнар Сабирзянов - Имәннәр шаулый (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-