Урамнардан узам, күңел сыза.
Эзләп йөрим парлы эзләрне.
Баш очымда зәңгәр болыт һаман
Хәтерләтә синең күзләрне.
Син сөялеп торган каеннарга
Җилләр булып килеп сарылдым.
Ишет әле, ишет тавышымны -
Мин бит сине шундый сагындым!
Күңелемдә синең сүрәт яши.
Син яртысы һаман җанымның.
Еллар кичеп, әрнүемне ишет -
Мин бит сине шундый сагындым!
Кайтар әле, кайтар минем синле
Иң бәхетле, рәхәт чагымны.
Йөрәгемдә Кояш булып кабын -
Мин бит сине шундый сагындым!
Филюс Кагиров еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2