Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фирдания Бадрутдинова - Авылым хәтирәсе. | Текст песни

Венер Мөхәмәдиев көе

Туган якка кайттым әле менә,
Сагындырган читтә гел йөреп.
Хәтирәләр уяу һәр тыкрыктан
Балачагым чыга йөгереп.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шул икән.
Күршеләргә саләм бирим дисәм,
Кемнәр исән, кемнәр юк икән?

Эзләремне саклый Ык буйлары,
Бу сукмактан үрдәк, каз кудым.
Әрәмәдә бөрлегәннәр өздем,
Басмаларга басып кер юдым.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шул икән.
Күршеләргә саләм бирим дисәм,
Кемнәр исән, кемнәр юк икән?

Өй түрендә мин утырткан сирень
Серен саклый башка берәүнең.
Якыннарым мине юксыналар,
Тик әлегә читтә йөримен.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шул икән.
Күршеләргә саләм бирим дисәм,
Кемнәр исән, кемнәр юк икән?

Туган якка кайттым әле менә,
Урамнардан кат-кат урадым.
Балачагым йөрде арттан калмый
Авыл хәтеренә уранып.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шул икән.
Күршеләргә саләм бирим дисәм,
Кемнәр исән, кемнәр юк икән?


Фирдания Бадрутдинова еще тексты


Другие названия этого текста
  • Сания Латыйпова - Авылым хэтирэсе (0)
  • Фирдания Бадрутдинова - Авылым хәтирәсе. (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-