Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фирдания Гисматуллина - Миләшле йорт. Кадыйр Сибгатуллин сүз.Ринат Донбас муз. | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Кадыйр Сибгатуллин сүзләре

Купшы төннәр,җәй башлары - җәй җиләс.
Чәчәк ата өй каршында яшь миләш.
Тәрәзәгә яткан чук-чук тәлгәше.
Тәрәзәдән карый кемнең кәләше?
Тәрәзәдән карый кемнең кәләше?
Ике өлге ике якка ачылды
Кыз егетне,миләш кызны качырды.
Өлгергәнне кемнәр алмас,кем алмас...
Буламы туй,булмыймы туй - кыз калмас.
Буламы туй,булмыймы туй - кыз калмас.

Кушымта:
Тәрәзәдә чәчәкләре,
Тәрәзәдә чәчәкләре,
Чәчәкләре,тәлгәшләре.
Бик күп булыр ,әче булыр,
Бик күп булыр ,әче булыр,
Әче булыр миләшләре...

Ничек китәр - уйнап микән,уйлапмы?
Туйлап микән,әллә читән буйлапмы?
Китәрсең шул, калалмассың һуш килгәч,
Миләшкәең белән тагын бер киңәш,
Миләшкәең белән тагын бер киңәш.

Кушымта.

Купшы төннәр,җәй башлары - җәй җиләс.
Чәчәк ата өй каршында яшь миләш.
Тәрәзәгә яткан чук-чук тәлгәше.
Тәрәзәдән карый кемнең кәләше?
Тәрәзәдән карый кемнең кәләше?

Кушымта.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-