Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фирдус Тямаев - Ашкынып кайтам мин яныңа | Текст песни

Бураннар әле дә тынмаган,
Кайтасы юлыма кар салган.
Шулай да мин сиңа ашкынам,
Сагынам шул сине сагынам.

Кар салган кар яткан юллардан,
Ашкынып кайтам мин яныңа.
Син генә бары тик син генә,
Кирәк шул наз көткән җаныма.

Кайт әле, кайт дисең, очрашыйк,
Сөйләшеп алырга булса да.
Кайтасы юлымнан адашмам,
Артымнан бураннар куса да.

Кар салган кар яткан юллардан,
Ашкынып кайтам мин яныңа.
Син генә бары тик син генә,
Кирәк шул наз көткән җаныма.

Мәхәббәт көчлерәк яна ул,
Арада сагыну булганда.
Юлларда һәрвакыт җиңел бит,
Шул хисләр озата барганда.

Другие названия этого текста
  • Фирдүс Тямаев - Син генә (0)
  • Фирдус Тямаев - Син генэ https://vk.com/rezeda_firdus_of (0)
  • Фирдус Тямаев - Ашкынып кайтам мин яныңа (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-