Күзләреңнән синең тамчы-тамчы яшлэр
Агып төшә сылу йөзеңнән.
Нигә әйттем икән сиңа авыр сүзләр
Гафу ит син, мин бит үкенәм.
Кушымта:
Үпкәләмә җаным: үтенеп сорыймын,
Зинһар өчен миңа рәнҗемә.
Бу матур дөньяда авыр сүзләр әйтеп
Кирәкме икән безгә яшәргә.
Җаннарым телгәли, тынгы бирми миңа
Сиңа әйткән авыр сүзләрем.
Аңлатырлык түгел минем мәхәббәтем:
Кичер мине, кичер сөеклем.
Кушымта:
Үпкәләмә җаным: үтенеп сорыймын,
Зинһар өчен миңа рәнҗемә.
Бу матур дөньяда авыр сүзләр әйтеп
Кирэкме икән безгә яшәргә.
Фирдус Тямаев еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1