Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фирзинә Абдуллина - Ҡайталар ҡыр ҡаҙҙары | Текст песни


Наил Шәймарданов көе
Кәүсәрия Шәфикова сүзләре

Кыр казлары очып үтте,
Парсыз алар — санадым.
"Кая китте берегез?" — дип
Үзләреннән сорадым.
Бер каз моңсу тавыш бирде:
"Киткән инде алты пар.
Беребезне, минем дустны
Кичә алып алдылар".

Кайталар инде, кайталар инде,
Кайталар инде кыр казлары.
Ерак җирләрдән, ялгыз калсада,
Кайталар инде кыр казлары.

Нәрсә булды бу дөньяга —
Күзләр күрмәс булдымы?
Яз киттеме җир йөзеннән,
Матурлык суындымы?
Кыр казлары очып үтте —
Ун бер бөртек барысы.
Инде менә йөрәгемдә
Шул казларнын кайгысы.

Кайталар инде, кайталар инде,
Кайталар инде кыр казлары.
Ерак җирләрдән, ялгыз калсада,
Кайталар инде кыр казлары.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-