Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фирзәр Мортазин - Сәлам әйт җил | Текст песни

Сәлам тугайларга әйт, җил,
Урманнарга сәлам әйт;
Тау башыннан ай калыкса,
Син аңа да сәлам әйт.

Әйт син тагын: мин кайтырмын,
Язмышым минем шунда.
Туган якның чакыруы —
Торналар тавышында.

Сәлам әйт син җәйләр буе
Кош сайраган талларга.
Канатыңны сыйпап бер уз
Керәшәле ярларга.

Әйт син тагын: мин кайтырмын,
Язмышым минем шунда
Туган якның чакыруы —
Торналар тавышында.

Сәлам әйт син болындагы
Сабантуй мәйданына.
Бәлки аның ал яулыгы
Җилферди булыр шунда.

Әйт син тагын: мин кайтырмын,
Язмышым минем шунда
Туган якның чакыруы —
Торналар тавышында.

Фирзәр Мортазин еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1