Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Флера Сөләйманова - Гөлшаһидә җыры (Габдрахман Әпсәләмов сүзләре, Җәүдәт Фәйзи музыкасы) | Текст песни

Сызлама, әрнемә юксынып йөрәгем!
Сагынып, саргаеп өзелмә, үзәгем!
Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә,
Карлыгач шикелле кичекми һәр язда.

Ак күңел, пакь күңел, бу кадәр ярсыма,
Тилереп, шашынып дөньяны тарсынма.
Син чыда барсына, сөюең хакына,
Ул килер, баш ияр бер заман каршыңда.

Хәзергә белми ул, хәзергә күрми ул
Янганың, көйгәнең гел аның утында.
Җил исә тын гына, ай йөзә моң гына,
Күңелдә ул гына, йөрәктә ул гына.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-