Марс Макаров көе
Альберт Абдуллин сүзләре
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Чүп үләне белән бутадым.
Мәк чәчәген, белми киләчәген,
Үз кулларым белән утадым.
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Күз яшьләрен түктең син шуңа.
Чәчәкләргә багышлаган гөмерең
Тукталган күк булды юлыңда.
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Шиңгән чәчәк яшәрмәс инде;
Вакыт үтәр, күз яшең дә кибәр,
Бәлки, гафу итәрсең мине.
Флера Сөләйманова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 5