Алтын туй җыры
Фәтхерахман Әхмәдиев көе Зиннур Насыйбуллин сүзләре
Илле ел бергә сез гомер иттегез,
Авыр елларны бергә үттегез;
Барысы да уртак булды:
Кайгыларны бергә җиңдегез,
Бер шатлыкны ике иттегез.
Алтын туегыз бик мөбарәк икән,
Табыннарыгыз түгәрәк икән.
Гомер юлларын кичкәндә
Сүрелмәслек хис кирәк икән,
Аны саклар көч кирәк икән.
Табынга уртак шатлыклар куелган,
Бөтен туганнар бергә җыелган.
Соңарган кунак шикелле,
Сезнең яшьлек шушы табынга
Килеп керер кебек тоела.
Флера Сулейманова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3