Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Флера Сулейманова - Әниемә | Текст песни

Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Боларга бәрабәр ни генә бирәем,
Бердәнбер бүләгем — тугры йөрәгем.
Итә күр канәгать, риза бул шушыңа,
Үзеңә аталган җырымны кушып ал.

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным,
Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.
Ай белән кояшны бирим дип уйладым,
Үрелеп алырга җитмәде буйларым.

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Другие названия этого текста
  • Рината Исламова - Моей любимой мамочке!!! (0)
  • Флера Сулейманова - Әниемә (0)
  • Неизвестно - Рэхмэт, энкэй (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • ШӘМШІ_АНА туралы жыр_гитарада Saga мырза ШӘМШІ_АНА туралы жыр_гитарада Saga мырза
    соло ны бир гитарамен ойнай алмайсызба fingerstyle сиякты? ... Татар теленэ тэржемэ ителгэн "Эниемэ" MOV027 Флюра Сулейманова ...