Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Флиза Назырова - 1 Сагынырсын Эле | Текст песни

Сагынырсың әле, сагынырсың
ярсу язның ташкынында
Ташкан чакта синең хисләрең
Мин булмамын инде яннарыңда.
Ташкан чакта синең хисләрең
Мин булмамын инде яннарыңда.

Сагынырсың әле, сагынырсың
Ям!ле җәйнең таңнарында.
Кошлар моңы йөрәгеңне өзер
Мин булмамын инде яннарыңда.
Нишләрсең син инде нишләрсең,
Мин булмамын синең яннарыңда.

Сагынырсың әле, сагынырсың
Моңсу көзнең кичләрендә.
Моңсуланыр шул чак йөзләрең,
Мин булмамын инде яннарыңда.
Мәңгелеккә безнең сөюебез
Бураннарда калды адашып.

Сагынырсың әле, сагынырсың
Салкын кышның буранында.
Сагышланыр синең карашың
Мин булмамын инде яннарыңда.
Мәңгелеккә безнең сөюебез
Бураннарда йөри адашып.
Мәңгелеккә безнең сөюебез
Бураннарда калды адашып.

Флиза Назырова еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-