Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фән Вәлиәхмәтов - Безне көтәләр | Текст песни

Мәшәкатьләр артты мәшәкатьләр,
Туып тора, һаман чиге юк.
Туган йортка никтер юллар төшми
Вакыт табыл булмый, ни кылыйк?

Туган йортта безне көтәләрдер,
Көтәр кеше бар да кайткалыйк.
Әти картка күлмәк, әнкәйгә шәл
Күчтәнәчкә тәмле чәй алыйк.

Безнең өчен туган нигезләрдә,
Учак яна, көтәр кеше бар.
Без бәхетле дә ул, ә бит күпләр
Нигезләрен кочып елыйлар.

Туган йортта безне көтәләрдер,
Көтәр кеше бар да кайткалыйк.
Әти картка күлмәк, әнкәйгә шәл
Күчтәнәчкә тәмле чәй алыйк.

Бу дөньяда кеше кунак кына,
Бар да кала ниләр кылсак та.
Бер көн килеп ай-һай үкенербез
Әткәй, әнкәй китеп югалса.

Туган йортта безне көтәләрдер,
Көтәр кеше бар да кайткалыйк.
Әти картка күлмәк, әнкәйгә шәл
Күчтәнәчкә тәмле чәй алыйк.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Видео
Нет видео
-