Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фәнис Сирбаев - Ҡарлы ямғыр | Текст песни

Нариман Камал сүзләре Зөфәр Хәйретдинов көе

Күз яшьләре булып яңгыр ява,—
Ник елыйсың, болыт, елама.
Зинһар өчен, искә төшермәле,
Авыр бит соң миңа болай да.

Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит!" — дип сорама…

Белмисеңдер түгел, беләсеңдер
Йомшак икәнлеген күңелем.
Өзелергә торган көзге яфрак,
Ялгыз калган яфрак мин бүген.

Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит!" — дип сорама…

Онытырга телим — мөмкин түгел,
Тәрәзәдә минем гел күзем.
Минем кебек син дә газаплансаң,
Кичермичә ничек соң түзим?..

Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит!" — дип сорама…

Другие названия этого текста
  • Зөфәр Хәйретдинов (Вилдан Яруллин) - Карлы яңгыр (Ҡарлы ямғыр) /минус/ (0)
  • Фәнис Сирбаев - Ҡарлы ямғыр (0)
  • Алия Шамукова - Карлы яңгыр (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-