фольк группа (рук. Геннадий Макаров, Лидия Ахметова) г.Казань - Эй, нарасый бала. нагайбакская народная песня. Музыкальная и поэтическая обработка Макарова Г.М. | Текст песни
Кара урман ай какысын без җыярбыз аның татлысын; Эй, нарасый бала, йөргән юлларым кала; Эй, туганнар, сезгә әйтәм, бергә булыйк Алла хак өчөн, Эй, нарасый бала, без киткәчтен кем кала.
Гармуныңны тартып уйна, иркен булсын җырларга, Эй, нарасый бала, йөргән юлларым кала; Безнең җырлар таралсыннар, урманнарга кырларга, Эй, нарасый бала, без киткәчтен кем кала.
Туры атларга килешә, укалаган дилбегә, Эй, нарасый бала, йөргән юлларым кала; Моңны итеп без җырлыйык, бу җыр калсын билгегә. Эй, нарасый бала, без киткәчтен кем кала.