Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фәридә - Алсу - Көзге гөлләр | Текст песни

Язларымда сине очратмадым…
Син кайларда идең элгәре?
Соңга калып килгән сөю сыман,
Чәчәк аткан көзнең гөлләре.

Көзләрен дә гөлләр чәчәк ата,
Тик кайтмый шул,кайтмый яз гына.
Эх, ниләргә көзге чәчәкләрнең
Гомерләре шундый аз була?!

Күңелләрдән әле яз китмәгән,
Сөю назы балкый күзләрдә.
Язларымда сине очратмадым
Син кайларда идең ул мәлдә?!.

Көзен чәчәк аткан гөлләр сыман
Үкенечле сине сөюем.
Татлылардан татлы газабым да,
Ачы бәхетем дә син минем.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-