Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фәридә-Алсу - Тигәнәк | Текст песни

Яныгыздан узыйм дисәм,
Мин ашыга-ашыга.
Каян күреп өлгерәсең-
Син чыгасың каршыма.
Сәбәп тапкан булып өйгә
Син йөрисең килгәләп.
Нигә миңа ябыштың син?
Булдың инде тигәнәк.

Тигәнәк син, тигәнәк,
Ник үсмәдең читтәрәк?
Тигәнәк булмасаң бәлки
Дәшәр идем иркәләп.

Гел ияргән тигәнәк ул
Туйдыра бит, беләсең.
Сирәк ияргәндә генә
Яратып бер көләсең.
Шулай дигәч, китеп бардың,
Мине күрми башладың.
Адым саен миңа гына
Иярүне ташладың.

Ә миңа күңелсез хәзер,
Яратам бугай үзем.
Синең килүең көтәм мин,
Тәрәзәдә гел күзем.
Сәбәп табып өегезгә
Йөрим хәзер кергәләп.
Тигәнәкләр тиз кавыша,
Хәзер мин дә тигәнәк!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-