Нигә, иркәм?..
Бәхти Гайсин көеШәриф Биккол сүзләре
Онытылам Идел буйларында
Уйлар дулкынына күмелеп,
Нигә гелән, иркәм,
Синдә генә икән,
Синдә, генә икән күңелем?
Йомшак кулың сөя кебек мине,
Чәчләремә тисә таң жиле.
Нигә гелән, иркәм,
Синдә генә икән,
Синдә, генә икән күңелем?
Дөнья балкып китә — күзләреңнән
Җылы караш тора сибелеп.
Нигә гелән, иркәм,
Синдә генә икән,
Синдә, генә икән күңелем?
Белсәң икән башка һич кемнең дә
Йөрәгемә якын түгелен.
Нигә гелән, иркәм,
Синдә генә икән,
Синдә, генә икән күңелем?
Фәридә Кудашева еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1