Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фәрит Таишев һәм Ләйсән Гыймаева - Үкенүдән ни мәгънә? | Текст песни

Гаебем зур минем синең алда-
Мин вәгъдәмне боздым, көтмәдем.
Киелмичә калды, сине уйлап,
Туйга диеп теккән күлмәгем.

Язмышларны тик бер Ходай бүлә,
Бәхет язсын безгә гомергә.
Ходай үзе шулай кушкан безгә,
Хәзер үкенүдән ни мәгънә?

Телгәләмә әле күңелеңне,
Мин үзем бит хата ясадым.
Гаеплисем килми минем сине,
Үзем сиңа хат та язмадым.

Башка ярлар хәзер безнең янда,
Өзмик әле алар үзәген.
Язмышыбыз үзе сайлаганга,
Тик бәхетле итик үзләрен.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-