Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хәния Фәрхи (Т.Хәләф сүзләре) - Соңгы сөю | Текст песни

1) Гомерем буе көттем бу сөюне,
Язмышымнан сорап, тилмереп.
Сары көздә сабыр гына көттем,
Язлар җитсә көттем тилереп.

Соңгы ялкын, соңгы сөюдер бу,
Кабатланмас сихри иртәләр.
Соңгы ташкын соңгы ашкынулар -
Җан әрнемәс иде бу кадәр
Соңгы балкыш соңгы тилерүме -
Җан әрнемәс иде бу кадәр.

2) Юлларыңа гөлләр куеп көттем,
Җитәрсең дип бөтен гомергә.
Ай нурыннан тукып япма тектем
Бәхет - багалмамны төрергә.

Соңгы ялкын, соңгы сөюдер бу,
Кабатланмас сихри иртәләр.
Соңгы балкыш, соңгы тилерүме -
Җан әрнемәс иде бу кадәр

3) Чәчәкләрдән бишек үреп көттем
Тибрәнергә бергә гомергә,
"Китәм" димә әйтмә китмә, китмә!!!
Андый яра салма бәгырьгә!!!

Соңгы ялкын, соңгы сөюдер бу
Кабатланмас сихри иртәдә
Соңгы ташкын соңгы ашкынулар
Җан әрнемәс иде бу кадәр
Соңгы ялкын соңгы сөюдер бу
Кабатланмас сихри иртәдә
Соңгы балкыш соңгы ашкынулар
Җан әрнемәс иде бу кадәр

Соңгы балкыш, соңгы тилерүме
Җан әрнемәс иде бу кадәр
Җан әрнемәс иде бу кадәр
Гомерем буе көттем бу сөюне....

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-